среда, 11 декабря 2013 г.

                               Габдулла Тукайның тормыш юлы                                    
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.
1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.
Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.
1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демо-кратик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә.
  Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь  иҗтимагый  прогресска  хезмәт  итүне  үзенең  гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты.

Г. Тукайны башка милләт халыклары да үз итә. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм культура буенча комитеты (ЮНЕСКО) бу бәйрәмне халыкара күләмдә билгеләп үтте. 
                                                          



среда, 20 ноября 2013 г.

Тема: Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.


Максат: бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү, табигатькә, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.


Җиһазлау; материал: А. Х. Нуриев, Ч. М. Харисова “Татар теле”, карточкалар, тест, күл, аккошлар рәсеме, компьютер, буяу карандашлары.

1. Оештыру

Бүген без сезнең белән күл буена барабыз. (Тактага күл рәсеме куела). 

  • Карагыз әле, күлдә нәрсәләр йөзә? (Аккошлар)

Аккошлар сайрый торган кош түгел. (алар ысылдый яки кычкыра)

Алар безгә төрле уеннар, биремнәр дә әзерләп куйганнар. Сез аларның биремнәрен үтәргә әзерме?


2. Матур язу.


3. Актуальләштерү.

- Балалар аккошлар сезгә бирем әзерләгәннәр. Карточкада бирем, сүзләрне буярга.

(Исем-зәңгәр, сыйфат-кызыл, фигыль – яшел)

Акыллы бәрәңге өчен

Белән китте шатлык

Сөйли юмарт кебек

Җөмлә йөгерә яшел

  • Хәзер тикшерәбез.

Исемнәрне, сыйфатларны нинди сорау куеп таптыгыз?

  • Кайсы сүзләр буямыйча калды (белән, өчен, кебек)

  • Ә ни өчен буямадагыз? (сорау куеп булмаганга)


Экранда 1 слайд: 

сорауга җавап бирми

4. Яңа теманы аңлату.

- Сорау куеп булмаган сүзләр ни өчен кирәк?

Иҗади диктант (нокталар урынына сүзләр куеп язу)

... белән бардым, ... турында уйлау, ... таба йөгерәм, ... өчен сөйми, ... башка бармыйм, ... соң килеп җиттем.

  • Асларына сызган сүзләрне төшереп калдырып уку. Аңлашыламы?

  • Алар ни өчен кирәк? 

  • Сүзләрне бәйләп тору өчен кирәк

Экранда 1нче слайд чыгып бетә

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр


Сорауга җавап бирми

Бәйлекләр:

Белән, өчен, аша,

сыман, шикелле, аркылы, хәтле,

таба, кадәр, бирле, һ. б.


Сүзләрне бәйли.

Бәйлек сүзләр

ас, өс, арт, ал, ян, урта, буй, һ. б. 


(слайд.) хор белән уку

  • Бәйлекләрне истә калдыру өчен гади урындык ярдәм итәр. (Урындыкның бу алды (арты, өсте, уртасы, яны, кыры әйләнде))

5. Физ-ка.

6. Ныгыту.

Дәреслек белән эш.

1) кагыйдәләрне уку;

2) 87 нче күнегү. (аңлату, яздырып эшләү).

3) Аккошлар биреме. “Кем тизрәк” уены. Сүзләрне өйләргә урнаштыру

Исем, бәйлек, сыйфат

Шикелле, ямьле, япь-яшь, кадщр, диңгез, өчен, өстәл, өстеннән, матур, балык, акыллы, малай, белән, мәктәп, зур, су, якты, агач.


4) тактада күнегү эшләү

Җөмләләрне тулыландыру.

Күлдә яшәүче балыклар ... кошларны куркытмагыз. Күл безнең ... күп нәрсә бирә. Күл сулыкларны пычратмагыз!

5) Әңгәмә. Табигать турында

Йомгаклау.

  • Без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек?

  • Аларның үзенчәлеге нәрсәдә?

  • Алар ни өчен кирәк?


Ә хәзер без тест эшләрбез.

Тест бик җайлы. Әйе (+) яки юк (-) дип кенә җавап бирәсе.

Сораулар.

1. Татар телендә телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүәзләр бар.

2. Бәйлекләр сүзләрне бәйли.

3. Бәйлекләр килеш белән төрләнә.

4. Белән бәйлеге? Соравына җавап бирә.

5. Яшел сүзе бәйлек

6. Өс, ас, ян, ал, арт-бәйлек сүзләр.

7. Кебек, сыман, шикелле-бәйлекләр.

8. Көрәк белән казу сүзтезмәсендә белән бәйлеге исемнән сон килә.

9. Бәйлекләр сорауга җавап бирми, аларның мәгънәсен аңлатып булмый.


Өй эше: 88 нче күнегү. Бәйлекләр куеп уку, эчтәлеген сөйләү.